Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга кайнар сусыз калды

Шәһәр халкына ким дигәндә 14 көн дәвамында кайнар сусыз яшәп торырга туры киләчәк.

Җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәтчәннәре ике атна дәвамында торбаларны тыгызлау уздырачак һәм сезонлы башка мөһим эшләрне башкарачак. Бу хакта бүген гомумшәһәр киңәшмәсендә ҖЧП директоры Андрей Дементьев сөйләде.

Шуны да әйтү урынлы булыр, шәһәрнең кече котельныйларыннан туена торган йортларда яшәүчеләргә бу көннәрдә уңыш күбрәк елмайды: аларның кайнар суы бар; хәер, график нигезендә аларда да, үзәк котельныйда эш беткәннән соң, кайнар суны шулай ук бераз вакытка өзеп тору планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев