Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга кырларында гектарыннан 24 центнер бөртекле җыеп алынды

Җәй шактый коры килүгә карамастан, бөртеклеләрне гектарыннан 24 центнер җыеп алдылар. Көзге бодайның 4 төрле сорты чәчелгән иде, аның уңышы тагын да югарырак - гектардан 28,4 центнер.

Үзенең ХТХ-215 тракторын Алмаз Закиров бөтен көченә җигеп эшли. Шуны ук Фәнүс Сибгатуллин турында да әйтергә мөмкин.

Бу хуҗалыкта киләсе ел уңышына һәм фуражга дип, югары сыйфатлы орлык салынды. Хезмәтчәннәр генә түгел, пенсионерлар һәм Татар Дөм-Дөменең башка кешеләр ашлык белән тәэмин иттелде. Аны ташламалы бәя белән саттылар: бодайны килограммы 6, арпаны 5 сумнан.

Пай ияләренең һәрберсенә 2 центнер ашлык тапшырылды. Эш нәтиҗәләренә йомгак ясау һәрвакыт бүләкләүләр, концерт һәм чәй табыны белән, тантаналы төстә үтә. Ул вакытта механизаторларны гына түгел, терлекчеләрне, аеруча савылган сөт күләме буенча алда барган савымчыларны хөрмәтләячәкләр. Алар арасында тракторист булып эшләүче тормыш иптәшенә тиң, аның кебек үк эш сөючән Гөлнур Сибәгатуллина һәм Гөлнара Солтанова бар.

Галия ВАСИЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев