Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга кызлары "Төреквидение"дә катнашты

"Төреквидение" бәйгесенең сайлап алу турында алабуга данын Диләрә Мироваева һәм Рузилә Бикова яклады.

Исегезгә төшерәбез, "Төреквидение" - һәркемгә мәгълүм булган "Евровидение"гә охшаш җыр бәйгесе ул. Анда теләсә кайсы ил һәм төбәк катнаша ала, тик аларның вәкиле милләте ягыннан төрки телле булырга тиеш. Оештыручылар әйтеп киткәнчә, бәйгенең төп максаты - уртак тамырлары булган төрек дөньясының һәм төбәкләренең тугандаш, аһәңдәш һәм уртак музыка-моңнарын күрсәтү, шулай ук музыкаль мәдәният үсешенә булышлык итү; төрек музыкасының яңа мөмкинлекләрен халыкара күрсәтү һәм таныту, төрки дөнья телләре һәм җирле сөйләм белән дустанә илләрне таныштыру.
Шунысын да әйтеп китик, конкурс марафонын нәкъ менә Алабугадан килгән катнашучы Диләрә Мироваева ачып җибәрде. Ул узган елгы җиңүчедән соң беренче булып чыгыш ясады һәм шактый нык каушау да кичерде. Әмма шуңа да карамастан, номер бик уңышлы килеп чыкты: вокал да, бию хәрәкәтләре дә тиешле югарылыкта башкарылды.
Кызлар үзләре әйтеп биргәнчә, конкурса катнашу идеясе аларның башына чынлыкта һич уйламаганда килә. Менә шуннан соң, озак һәм җентекле әзерлек башланып китә. Барысын да вак-төягенә кадәр җентекләп әзерләргә, эшләргә, карап чыгарга туры килә: костюмнарны да, җырларны да, номерның үзен дә. Диләрә бер ай гына әзерләнми, бу әзерлек барышында аңа "Кама таңнары" бию ансамбле зур ярдәм күрсәтә. Әйе, хактан да әлеге ансамбль бәйге тотучының номерын бик шәп куелыш белән бизәп җибәрә. Рузиләгә дә шактый көч түгәргә туры килә. Бер ай дәвамында ул, чыгыш ясаганда үзенең киячәк киемен уйлый-уйлый, вокал буенча педагогы белән бергә эшли. Шунысын да өстик, кызлар бик матур һәм гадәти булмаган җырлар сайлыйлар.
Конкурстан алган тәэсирләр иң уңай тойгылар калдыра. "Үзебезне зур сәхнәдә күрсәтә алуыбызга бик шатбыз. Безгә әлеге бәйгегә әзерләнү вакытында булышучыларның барчасына зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә: болар - шәһәр мәдәният сарае, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте һәм, әлбәттә инде, мәдәният идарәсе",- диләр конкурста катнашкан кызлар.
Тагын шуны да өстик, артисткалар "Төреквидение"дә тагын да катнашырга теләкләре булуны җиткерәләр. Шулай булгач, алардан яңа казанышлар һәм матур-матур җырлар, номерлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев