Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга" МИЗында пластик эшләнмәләр заводы төзелә

Мәскәүнең пластмасс эшләнмәләр җитештерүче "Бытпласт" предприятиесе "Алабуга" махсус икътисадый зонасында 2013 елда пластик эшләнмәләр җитештерү буенча завод төзи башларга планлаштыра.

Проектка кертелгән инвестицияләр күләме 1,6 миллиард сум тәшкил итә.

Завод киләсе елның июнь аенда төзелә башлаячак. Проект егәрлегенә ул 2019 елда чыгар дип көтелә. Әлеге компания 296 эш урыны булдырырга ниятли. "Татпластик" 500 төрле пластмасс эшләнмәләр җитештерәчәк. Бу - кухня, йорт һәм бакча кирәк-яраклары. Продукциянең 70 проценты Идел буенда, Урал һәм Себердә, ә калганы БДБ илләрендә сатылачак. Җитештерү өчен кирәкле чимал (полипропилен һәм полистирол) "Нижнекамснефтехим"да сатып алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев