Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы урынбасары ТИҮ территорияләрен йөреп чыкты

Аның барышында халык проблемалары һәм теләкләре игътибарга алынды.

Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков чимал белән тәэмин итә торган оешма вәкилләре белән берлектә, җирле иҗтимагый үзидарәләрдә булып, аларны борчыган мәсьәләләр белән танышты.
«Мирас» («Наследие») 7нче ТИҮ рәисе Анна Матвеева үз үзидарәләре чигендә яшәүчеләрнең борчулары турында сөйләде һәм җыелган кешене проблемалы урыннар буйлап алып китте. Күчмә киңәшмә вәкилләре Габдулла Тукай урамындагы 40нчы йортта яшәүчеләр белән аралашты, аларның проблемаларын һәм теләкләрен тыңлады. Аларның кайберләре эш барышында хәл ителде. Мәсәлән, җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу сукмагы буенча.
Киңәшмәдә катнашучылар белән Галиәсгар Камал, Владимир Маяковский, Габдулла Тукай, Октябрь һәм Муса Җәлил урамнары буенча кыен мәсьәләләр каралды. Кооператив урамы, 1г адресы буенча да бардылар — әлеге урын 2022 елда «Безнең ишегалды» республика программасына кертелгән. Мөселман зираты һәм аңа терәлеп торган таушалган парк территориясе буйлап та үттеләр. Биредә күләмле өмә оештырырга карар кылынды, аңа коммерциячел булмаган оешмалар, үзидарә җирлегендә яшәүчеләр һәм мөселман мәхәлләсе вәкилләре җәлеп ителәчәк.

АМР башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев