Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгының Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлавы

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре, артистлар, рәссамнар, язучылар, архитекторлар, яшьләр иҗади хәрәкәтләре вәкилләре, музей хезмәткәрләре! Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән Алабуга муниципаль районы, Татарстан һәм бөтен илнең мәдәни кыйммәтләрен саклап калуга зур өлеш кертеп эшлисез һәм яшисез.

Сез халкыбызның бай рухи потенциалын пропагандалауга һәм үстерүгә ярдәм итәсез, гүзәллек хисен сеңдерәсез, әхлакый нигезләр формалаштырасыз, дөнья мәдәнияте хәзинәләрен күрергә һәм танырга өйрәтәсез.

Бу истәлекле көндә иҗади һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим!
Хыял чишмәгез саекмасын, эшегез ләззәт алып килсен, проектлар яңа идеяләр белән баеп торсын, ә тормыш вакыйгалар белән гөрләсен!

Алабуга муниципаль районы башлыгы
Р. М. Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев