Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы делегациясе эшлекле визит белән Төркиядә булды

Очрашу барышында шәһәр мэры Алабуга мәктәп укучылары төркемен 2022 елның апрелендә Халыкара балалар көненә чакырды.

Алабуга районы вәкилләре эшлекле визит белән Төркиядә булды.

Берничә Төркия шәһәрендә Татарстан Республикасы һәм Алабуга үсеше, тарихы һәм хәзергесе белән танышуга багышланган очрашулар узды.
Алабуга делегациясе шулай ук тугандаш Сафранболу шәһәрендә дә булды.

Очрашу барышында шәһәр мэры Элиф Кёсе тугандаш багланышларны дәвам итү теләген белдерде һәм Алабуга мәктәп укучылары төркемен 2022 елның апрелендә Халыкара балалар көненә чакырды.

Алабуга делегациясе, үз чиратында, Төркия вәкилләрен Алабуга Сабан туена чакырды.

Билгеләп үтик, Алабуга һәм Сафранболу (Төркия) 2009 елда тугандаш шәһәрләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев