Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җитәкчесе язның искиткеч матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның искиткеч матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

8 Март – матурлык һәм гүзәллек бәйрәме, аларны сез, сөекле хатын-кызларыбыз бүләк итәсез. Нәкъ менә сез безгә, ир-атларга ышаныч, өмет, мәхәббәт кебек мәңгелек кыйммәтләргә төшенү мөмкинлеге бирәсез. Наз, җылылык, тугрылык кебек иң яхшы һәм игелекле төшенчәләрне без сезнең белән бәйлибез. Сез безне шатлыкта канатландырасыз, авыр минутларда ярдәм итәсез, кешелеклелеккә өйрәтәсез. Кайгыртучанлыгыгыз, зирәклегегез һәм түземлегегез белән сез дөньяны яктырак һәм мәрхәмәтлерәк итәсез. Сез гаилә учагын саклап, балалар тәрбияләп кенә калмыйсыз, һөнәри эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә дә уңышларга ирешәсез.

Бу матур көндә Алабуга районының барлык ир-атлары исеменнән Сезгә, сөйкемле хатын-кызлар, мәхәббәт, сәламәтлек, иминлек, күңел гармониясе һәм язгы кәеф телим! Тормышыгызда кояш, матурлык һәм елмаюлар күбрәк булсын! Беренче яз чәчәкләре сафлыгы, якыннарыгызның рәхмәт сүзләре һәм кайгыртучанлыгы белән тулы бәйрәмегезнең тылсымлы атмосферасы сезнең һәр көнегездә булсын! Бәхетле һәм сөекле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев