Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы муниципалитет җитәкчеләре өчен белем күтәрү программасында катнаша (фото)

Казан янында ТР муниципаль район башлыклары өчен белем бирү программасы башланып китте.

ТРның Югары Ослан районындагы "Казан" таудан чаңгы шуу комплексында "Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының идарәчел компетенцияләрен һәм һөнәри әһәмиятле күнекмәләрен үстерү" темасына белем бирү программасы башланып китте. Район хакимият башлыклары алдында беренче лекцияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков укыды.

Бу укытуны оештыручылар - ТР Президенты Аппараты һәм КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбе. "Муниципаль берәмлек башлыгының нәтиҗәле лидер буларак профессионализмы һәм шәхесе" темасына программаның 1 нче модулен муниципаль район башлыклары ике төркемгә бүленеп өйрәнәчәкләр. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов нәкъ менә беренче төркем составында.

Илдар Халиков программада катнашучылар өчен "Территориянең конкурентлыкка сәләтлелеге: лидерның роле" темасына лекция укыды.

Фикер алышу барышында Татарстанның муниципаль берәмлек башлыклары рейтинг күрсәткечләренең объективлыгын яхшырту буенча сораулар бирделәр һәм тәкъдимнәрен белдерделәр. Үз чиратында Илдар Халиков отчет өчен мәгълүмат технологияләрен һәм "Ачык Татарстан" системасын кулланырга чакырды.

Рәсми мәгълүмат һәм фотолар tatarstan.ru. сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев