Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авылында яшәүче Шәмсениса әбине котладылар

Алабуга районы Көек авылында туып-үскән, гомере буе Морт авылында яшәгән Шәмсениса әби Миңнәхмәтова шушы көннәрдә 90 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәме белән Шәмсениса әбине район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров тәбрикләде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Алабуга шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельяновның котлауларын һәм кыйммәтле бүләген тапшырды.

Шәмсениса Хәбибулловна Көек авылында туган.

- Мәктәпнең 4 классын бетерү белән үк колхозда эшли башладым. Сугыш вакытында кырчылык бригадасында эшләдем, - дип искә ала Шәмсениса әби.

Сугыштан соң ул Морт хастаханәсенә санитарка булып урнашкан. Тормыш корып гаиләсе белән Морт авылында яшәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев