Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында кәбестә һәм кишер җыю дәвам итә

Яшелчәләрне җыеп, аларны тиешле урыннарга озатуны 20 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Алабуга районында яшелчәләрне җыеп алу дәвам итә. Бүген "Нократ таңнары" агрофирмасы районда яшелчә игү белән шөгыльләнүче иң зур хуҗалык дип санала. Эшче куллар җитешмәгәнлектән, монда үстерелгән яшелчәне җыеп алуга Алабуга политехника уку йорты белән мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларын җәлеп иттеләр.
20 гектар мәйданда - кәбестә һәм 14 гектарда кишер әле басудан җыеп алынмаган килеш. Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яшелчәләрне җыеп, аларны тиешле урыннарга озатуны 20 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Бүгенге көндә кәбестә 90 процент мәйданнан җыеп алынган, ә кишер алынган мәйданнар - 88 процент. Ә менә суган, чөгендер һәм бәрәңге тулысынча җыеп бетерелгән. Мисалга, кырлардан 12 тонна тирәсе бәрәңге тупланган. Аның күп өлеше саклауга салынган, ә калганы, башка яшелчәләр белән берлектә, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәренең сәүдә челтәрләренә сатуга җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев