Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 1 мең 129 кеше наркологик исәптә тора

Шуларның 600дән артыгы — алкогольгә бәйле затлар.

Бу елның биш аенда безнең район территориясендә 18 наркоҗинаять теркәлгән, сүз уңаеннан, узган елның шул ук чорында аларның саны 11 булган.

Әйтик, наркотик матдәләр сатуның 4 очрагы, аларны саклауның 13 очрагы теркәлгән. 18 җинаятьнең 8е авыр һәм аеруча авыр төргә карый. Наркотик чаралар куллану факты буенча 1 җинаять эше кузгатылган. Мондый мәгълүматны Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Николай Кашин китерде. 

«Түгәрәк өстәл» наркоманияне профилактикалауга багышланган иде. Анда полиция, прокуратура, мәгариф, яшьләр сәясәте вәкилләре катнашты. Ул район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина рәислегендә үтте.

Үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Марина Пляшкова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 1 мең 129 кеше наркологик исәптә тора. Наркотик кулланучыларның күбесе — 30 яшьтән алып 49 яшькә кадәр кешеләр. Диспансер исәбендә торучы алкогольгә бәйле затлар саны кимеде һәм 5 ай эчендә 616 кеше тәшкил итте, дип хәбәр итте Марина Пляшкова.

Наркоманлыкны профилактикалау кысаларында быел укучылар һәм студентлар арасында тикшерү үткәрелгән. Риск төркеменә керүче 110 кешене наркотик матдәләрне ачыклау буенча тикшергәннәр. Нәтиҗәдә, наркотик кулланучылар ачыкланмаган.

Шулай ук ел дәвамында 69 профилактика чарасы үткәрелгән. Үзәк район хастаханәсе «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит», «Россия балалары», «Наркотикларсыз тормыш» марафоны һәм башка чараларда актив катнаша.

Яшьләр сәясәте буенча онлайн һәм оффлайн форматта 40 чара үткәрелгән. Алабуга яшьләре өчен Яр Чаллы гаилә үзәге тарафыннан наркоманлык һәм эчкечелек зыяны турында лекцияләр уздырылган. Эчке эшләр министрлыгы ветераннары белән наркоманлыкны кисәтү темасына 10нан артык лекция үткәрелгән.

Мәгариф идарәсе «Россия балалары», «Наркотикларсыз тормыш» акцияләренә теләктәшлек күрсәткән. 7-11 сыйныф укучыларына лекцияләр укылган. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелгән.

«Түгәрәк өстәл» нәтиҗәләре буенча яшьләр һәм студентлар арасында профилактик эшне көчәйтергә карар ителде. Җаваплы затларга яңа уку елында эшкә керешергә тиешле экспертлар катнашында тагын да киңрәк чаралар оештыру буенча йөкләмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев