Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында авыл хуҗалыгына микро-сан алу узачак

Микроперепись быелның 1-30 августында үткәрелә.

Аны авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында үсеш һәм икътисади этәргеч чаралар фаразын эшләү, шулай ук авыл хуҗалыгында җитештерү төрләре буенча белешмә алу өчен үткәрәләр.

Алабуга районында Дәүләт статистикасы бүлеге башлыгы Ольга Костюкова билгеләп үткәнчә, 13 сан алучы районның барлык авыл торак пунктларындагы һәр йортны йөреп чыгачак (бу исә 5 мең 965 шәхси ярдәмче хуҗалык). Мәгълүмат планшетлы компьютерларга кертелә.

Дәүләт статистикасы бүлегенә 14 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 50 фермер һәм бакча ширкәтләренең рәисләре кәгазь яисә электрон рәвештә сан алу битләрен тапшыралар. Андагы сораулар чәчү мәйданнары, авыл хуҗалыгындагы терлекләренең баш санына кагыла.

Авыл хуҗалыгында микро-сан алуның якынча йомгаклары 2021 елның 4 кварталында, ахыргы нәтиҗәләре — 2023 елның 1 кварталы азагына билгеле булачак.

Быел тагын бер әһәмиятле вакыйга — 12 Бөтенроссия халык санын алу — октябрьнең 1еннән 31енә кадәр үтәчәк.

Ольга Костюкова әйтүенчә, алынган мәгълүмат илкүләм проектлар һәм дәүләт социаль программалары, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән ярдәм чаралары нигезенә ятачак, моннан тыш демография хәлен исәпкә алып иҗтимагый һәм икътисади сәясәтнең төп юнәлешләрен төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан статистикасы мәгълүматы буенча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Алабуга районында 85 мең 514 кеше яши, шуларның 73 мең 866сы — шәһәр халкы, район халкы — 11 мең 211 кеше, Тарловкада 437 кеше тора.

Халык санын алуга 207 кеше җәлеп ителәчәк, 154 сан алучы планшетлар белән торак йортларны йөреп чыгачак, 26 стационар сан алучы шәһәр һәм районда яшәүчеләрне сан алу участокларында сораштырачак, 26 контролер аларның эшен тикшереп торачак.

Шул ук вакытта һәр кешегә мөстәкыйль рәвештә дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталында электрон сан алу битләрен тутыру, шулай ук сан алуны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең күп функцияле үзәкләрендә (МФЦ) үтү мөмкинлеге биреләчәк. 

Сан алу битләрендә гражданлык, кайсы милләттән булу, иҗтимагый-демография тасвирламалары, яшәү урынын алыштыру (миграция), белем,мәшгульлек, торак шартлары буенча сораулар урын алачак. 

Сан алуның башлангыч нәтиҗәләре 2022 елда, соңгы йомгак — 2023 елда билгеле буласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев