Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында коронавирус белән авыруның тагын дүрт очрагы теркәлгән

7 майга Алабугада коронавирус белән авыруның 20 очрагы билгеле, шуларның 4се – соңгы тәүлек эчендә.

Тәүлек эчендә Россиядә 11 231 кеше коронавирус йоктырган. Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 105 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

31 кеше хастаханәләргә озатылган, 74 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 97се авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 18 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 31 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 24 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 27 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 4 очрак.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 41, Яр Чаллы – 22, Түбән Кама – 11; Әлмәт, Арча районнарында – 6, Алабуга, Мамадыш районнарында 4шәр очрак ачыкланган. Биектау, Кукмара, Питрәч районнарында – 2, Балтач, Лаеш, Лениногорск, Саба, Тәтеш районнарында 1шәр очрак расланган.

Диагностика барышында Татарстанда Covid-19 авыруы 1415 кешедә расланган, стационарда 375 кеше дәвалана, шуларның алтысы ИВЛ – ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы шул вакыт эчендә 251 пациент савыккан, шул исәптән 68е узган тәүлектә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев