Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Сабантуеның хедлайнеры татар эстрадасы йолдызы Ришат Төхвәтуллин булачак

Алабугада Сабантуй 12 июньдә узачак. 

11 һәм 12 июньдә шәһәр һәм районда татар милли бәйрәме Сабан туе үткәрелә.

Алабугада бәйрәм быел да ипподром территориясендә үтәчәк. Хәзер биредә урынны тәртипкә китереп, машина кую урыннары булдыралар. Бәйрәм тантанасы 12 июньдә иртәнге сәгать 9да башланачак. АМР башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов хәбәр итүенчә, быелгы ат чабышларын башкачарак уздырырга ниятлиләр.

— Атларның токымнарына карап, биш чабыш булачак. Без 45-50 ат ярышыр дип торабыз. Бүген ат чабышында катнашуга гаризалар алына. Гадәт буенча, алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен уенлы-конкурслы күңел ачулар каралган. Йола буенча, көрәш тә оештырылачак, — ди ул.

Ленар Нургаянов әйтүенчә, милли көрәшнең бүләк фонды быел шундый: җиңүчеләр 50 мең сум, Баш батыр — 100 мең сум акча алачак. Күп кунаклар көтелә. Шәһәрнең аскы өлешеннән һәм 4нче микрорайоннан халык Сабан туе урынына килеп җитә алсынга, автобуслар йөреше оештырылачак. Бәйрәм барышында татар эстрадасы йолдызы Ришат Төхвәтуллин, шулай ук Алабуганың иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. 

Район авылларында Сабан туе 11 июньдә узачак. Үткән елда бәйрәм үзәге Иске Юраш иде, быелгы тантана үзәге итеп Татар Дөм-Дөме сайланган. Шулай итеп, Дөм-Дөм, Илмәт һәм Мортта сабан бәйрәме 11 июньдә, Иске Юрашта — 13 июньдә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев