Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәре җитәкчеләре инвалид балаларга булышты

Гомумшәһәр киңәшмәсе алдыннан АМР Советы бинасы холлында инвалид балалар һәм аларның әниләре куллары белән эшләнгән әйберләрне сату буенча хәйрия күргәзмәсе оештырылды.

Чара 1 декабрьдә старт алган инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырылды.

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре кул эшләреннән нәрсә дә булса сатып алды һәм шул рәвешле мөмкинлекләре чикле яшь алабугалыларга ярдәм кулы сузарга тырышты. Шунысын да искәрик, балаларның һәр кул эше хыялга бай һәм бик тә үзенчәлекле булуы белән таң калдырды. Мәсәлән, күргәзмәгә төрле техника белән башкарылган картиналар куелган иде. Сүз уңаенда әйтсәк, нәкъ менә алар аеруча зур игътибарга лаек булды. Саламнан ясалган курчаклар, кечкенәләр өчен әзерләнгән кием-салым, бәйләгән әйберләр дә сокландыргыч иде.Район башлыгы Геннадий Емельянов та күргәзмәне карады һәм теккән әйбер белән картина сатып алды.

ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Василий Филипповның сатып алган әйберләре - өйнең тынычлыгын саклаучы курчак һәм оныгы өчен кечкенә сумка булды. УФССП ТР буенча суд приставлары Алабуга районы бүлеге өлкән суд приставы Илдар Җәләлов пирография ысулы белән (агачны яндырып ясау) башкарылган картинага тукталды. Инвалид балаларның берничә рәсеме хәзер җылылык һәм электр үзәк магистрале бинасында эленеп торачак. Аларны бу оешманың профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Хафизов сайлап алды.

Моннан тыш, холлда акча җыю өчен тартма да урнаштырылган иде. Җыелган сумма инвалид бала өчен кирәкле, бәясе 20 мең сумлык вертикализатор сатып алуга озатылачак. 14 меңнән артыграк акча җыярга насыйп булды. Ә әйберләр сатудан оештыручылар 10 мең сум тирәсе керем алды.Болар барысы да инвалид балаларга биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев