Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибенең Корбан бәйрәме белән котлавы

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормыш теләде.

Бисмилләхир-рахмәәнир рахиим!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Сезне Алабуга шәһәр һәм район мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Күркәм бәйрәмебез — Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфикъ-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормыш насыйп итсен.

Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбәдәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Ихтирам белән, 
Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев