Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәре Үзәк балалар китапханәсендә «Китапханәдә ком терапиясе» проекты тормышка ашырыла

Узган атнада проект партнерлары өчен Үзәк балалар китапханәсендә «Бергә без булдырабыз» дип исемләнгән китапханәдә ком терапиясе проектын тәкъдим итү булды.

Алабуга шәһәре Үзәк балалар китапханәсе коллективы шактый вакыт «Здравушка» программасы буенча сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар белән эшли.

Программаның кысаларын киңәйтеп, быел «Китапханәдә ком терапиясе» проекты тормышка ашырыла башлаячак. Бу «Татнефть» ГАҖ үткәргән грантлар конкурсында «Халыкның аз якланган катлавына ярдәм» номинациясендә җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булган. Баш китапханәче Эльмира Әхмәтҗанова күптән түгел Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре белән берлектә грантка ия булды. 

Узган атнада проект партнерлары өчен Үзәк балалар китапханәсендә «Бергә без булдырабыз» дип исемләнгән китапханәдә ком терапиясе проектын тәкъдим итү булды. Чарада сәламләү сүзе белән Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова чыгыш ясады һәм яңа юнәлештә уңышлар теләде.
Презентациягә «Астра» тернәкләндерү үзәге, Алабуга балалар йорты, Алабуганың 7нче мәктәбе, Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе, 13нче «Кар бөртеге» балалар бакчасы, 2нче мәктәп хезмәткәрләре чакырылган иде. Проектның авторы — Эльмира Әхмәтҗанова ком терапиясенең ничек эшләячәген күрсәтте, шулай ук уртак чаралар планы белән таныштырды.

— Ком терапиясе — бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль, ул инвалид балага әйләнә-тирә дөньяны танып белергә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, тынычландыра, киеренкелекне бетерә. Бу метод хәтер һәм вак моторика үсешенә ярдәм итә, кешенең эмоциональ халәтен тотрыкландыра. Иң мөһиме — балалар бер-берсе белән ярышырга тиеш түгел. Комда рәсем ясаганда бала үзен уңышлырак хис итә, чөнки кәгазьдә бераз ялгышлык китсә яки килеп чыкмаса, төзәтү авыр, ә комда төзәтергә, яңадан эшләргә мөмкин. Бөтенләй ясый белмәгәннәр трафаретлар куллана ала. Алар һәр өстәлдә таратылган. Грант акчасына ком белән рәсем ясау өчен өстәлләр, проектор, модернизацияләнгән экран һәм башкалар сатып алынды, — дип сөйләде Эльмира Әхмәтҗанова.

Һәр дәрестә сюжетка туры килә торган музыка сайланып, китап кулланылачак, барлык теләкләр һәм нечкәлекләр исәпкә алынып, һәр балага шәхси якын килү булачак. Шулай ук видеороликлар һәм анимация күренешләре төзеләчәк. Күп кенә әти-әни баласының нәрсә белән шөгыльләнүен күрергә, уңышларына сөенергә тели. Моның өчен махсус веб-камера сатып алынган, ягъни дәрес беренче минуттыннан ук яздырыла.

— Һәрбер дәрес билгеле бер темага багышлана, план төзелгән. Дәресләр берничә бала белән үткәрелә. Бер балага 20-30 минут вакыт исәпләнгән, аның 10 минуты гына ком белән рәсем ясау, калганы — кереш өлеше. Әгәр берничә бала икән, һәр балага 2-3 минут вакыт бирелә, — ди проект авторы.
Әти-әниләр ялларда балалары белән китапханәгә килеп, вакытларын файдалы итеп үткәрә, ком терапиясе белән таныша ала.

Ком белән уйнауның терапевтик эффектын беренче тапкыр Швейцария психологы һәм философ Карл Густав Юнг күреп алган. Барысы да бик гади кебек — бала комнан нәрсә дә булса төзи, кызганусыз үзенең иҗат җимешләрен җимерә һәм янә төзи... Тик нәкъ менә бу гади гамәл уникаль серне саклый — төзәтеп булмаслык нәрсә юк — искегә алмашка һәрвакыт яңасы килә. Комның тагын бер мөһим психотерапевтик үзенчәлеге — сюжетны, вакыйгалар, үзара мөнәсәбәтләрне үзгәртү мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев