Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга территориаль иҗтимагый үзидарәләре грантка ия булды

Алабуганың 8 территориаль иҗтимагый үзидарәсе иң яхшы дип табылды.

Казанда «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Алабуганың 8 ТИҮе иң яхшы дип табылды.

Беренче урынны 2нче «Черемушки» ТИҮ алды, грант суммасы — 665 мең сум. 

Икенче урында 14 нче санлы «Кленовый» ТИҮ һәм 15 нче «Игелек планетасы» территориаль иҗтимагый үзидарәсе, грант суммасы — 500 мең сум.

Өченче урынга 10нчы санлы «Әйләнеч квартал» ТИҮ һәм 13нче «Яңарыш» ТИҮ лаек булды. Алар һәр ТИҮ өчен 430 000 сум акча алды.

Дүртенче урынны 4 нче ТИҮ һәм 11 нче номерлы «Кече юл» ТИҮ (грант суммасы — 298 мең сум.) 

Бишенче урынны 8нче «Яңа гасыр» ТИҮе алды һәм грант суммасы 160 000 сум тәшкил итте.

Авыл җирлекләре арасында 4 нче урынны Танайканың «Полянка» ТИҮ алды (грант суммасы 298 000 сум).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев