Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга урамнарында чәчәкләр утыртыла башлады

Барлыгы 57 меңләп чәчәк утыртырга ниятлиләр.

Шәһәрне 57 мең чәчәк бизәячәк. Үткән ялларда чәчәк утырту башланды. 
Бу җәйдә Алабуга урамнарын кохия, колеус, тагетис, цинерария һәм башка чәчәкләр матурлап торачак. Барлыгы 57 меңләп чәчәк утыртырга ниятлиләр.

Эшне АМР Советы бинасы алдыннан, Нефтьчеләр проспектыннан башладылар, шулай ук шәһәргә керү юлында , Фонарьлар паркында, Марина Цветаеваның мемориаль комплексында, Шишкин һәйкәле тирәсендә, Ленин мәйданында, «Три медведя» паркында кашпода һәм ачык туфракта чәчәк гөлдәмәләре булачак. 

«Гуляй» паркында чәчәкле вазоннар урнаштырылачак, үзәк урамнарда һәм проспектларда үзенчәлекле топиарлар булачак. Шәһәр буенча ныгытмаларда, аркаларда, коймаларда 800гнә якын чәчәкле вазон куелачак. 

Алабугада агачлар утырту да дәвам итә. Миләш, юкә, тупыллар сатып алынган. Яшь агач үсентеләре Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектларында, Спас соборы каршындагы скверда, Чапаев урамында (ЮХИДИ кыры буйлап «Колосовка» микрорайонына таба) утыртылды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев