Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 373 укучыга мәктәп кирәк-яраклары алырга булыштылар

Беренче сыйныфка баручы укучыларга "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында ярдәм иттеләр.

"Быел Алабугада мәктәп балаларына 645 меңнән артык суммада ярдәм күрсәтелде. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында 373 укучы канцтоварлар һәм башка мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар алды.
Күп предприятиеләр үз коллективларында эшләүче хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына аерым игътибар күрсәтте. "Хәйрия ярдәме беренче чиратта ишле балалы гаиләләргә һәм кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә күрсәтелде. Бу - хәйрия акциясе, җирле бюджетта моның өчен акча салынмаган. Алабугада мәктәп балаларына ярдәм итәргә теләүчеләрнең саны ел саен арта баруы куандыра",- диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев