Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 544 кеше эшкә урнаша алмый

Россия статистикасы мәгълүматлары буенча Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе Россиядә иң түбәннәрнең берсе булып санала: 3,3 процент.

Россия буенча тулаем алганда 2014 елның сентябрендә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе - 4,9 процент (августта ул 4,8 процент тәшкил итте).
РФ регионнары арасында июль-сентябрь айларында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе (мәгълүматларның саллылыгын күтәрү өчен уртача өч айга алына) - Ингушетиядә (31,1 процент), Чечнядә (21,1 %) һәм Тувада (18,4%) теркәлә.
Алабугада мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча 2014 елның 22 октябренә 544 эшсез кеше исәпләнә. Бу - икътисади актив халыкның эшсезлек дәрәҗәсе 1,33 процент дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев