Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада абортлар саны ике тапкыр кимегән

Бу хакта үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Миңа тормыш бүләк ит» акциясе кысаларында гаиләне планлаштыру аспектлары турында Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Гөлнара Солтанова сөйләде.

2022 елда Алабуга районында абортлар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырдан күбрәк кимегән. 

«Хәзер абортлар саны сизелерлек кимеде. Минемчә, дәүләт ярдәме чаралары: ана капиталы, балигъ булмаган балаларга айлык пособие, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү чаралары булышты. Аңлату эше дә ярдәм итте», — ди Гөлнара Рәүф кызы.

Ул хатын-кызларның йөклелекләрен өзүгә китергән сәбәпләрне атады: 
— тәмамланмаган уку;
— тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы;
— кияүдә булмау;
— гаиләдә ике яки күбрәк бала булу.

«Гаиләдә бер-ике бала булу — демографик хәлне яхшырту өчен бу җитәрлек түгел. Туучылар һәм үлүчеләр санын исәпкә алып, гаиләдә өч һәм аннан күбрәк бала булырга тиеш — ул чакта ил халкының кимүе туктатылачак», — дип билгеләп үтә табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев