Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Александр бакчасында урнашкан хужасыз эт һәйкәл-копилкасын ачтылар

Беренчел исәпләүләр буенча, анда бер ел эчендә якынча 35 мең сум акча җыелган.

«Тугрылык» дәүләтнеке булмаган этләр приюты җитәкчесе Анжелика Ивашечкина сүзләренә караганда, җыелган акчалар дүрт аяклы дусларны ашатуга тотылачак.
«Хәзерге вакытта приютта 153 эт исәпләнә. Алар бездә даими яши: кайсысы 5 ел, кайсысы тагын да озаграк (хуҗа табылганчы). Бүген алынган акчалар безнең карамактагыларны ашатуга тотылачак. Моның өчен тәүлегенә өч мең сум тирәсе акча китә. Бер айга этләрне ашатуга 90 мең сум акча кирәк», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, эчендә акча җыю тартмасы урнашкан хуҗасыз эткә һәйкәл 6 ел элек куелган иде. Ел саен җыелган акчалар «Тугрылык» приютына тапшырыла. Копилкадан алынган акча — приют өчен сизелерлек ярдәм. Узган ел шул рәвешле 30 мең сумга якын акча җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев