Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада авыл хезмәтчәннәрен зурладылар (+ фото)

"Уңыш бәйрәме"ндә авыл хуҗалыгының 40 алдынгысына һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган "Хезмәт кешесенә дан җырлыйбыз" дип исемләнгән тантаналы чарада Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты. "Һәрвакыттагыча, сезгә озак ял итәргә туры килмәс. Менә хәзер дә хуҗалыкларда урып-җыюдан соңгы эшләр дәвам итә, киләсе ел уңышы өчен туфрак һәм орлык фонды әзерләнә. Бу мөһим эш тә иң югары дәрәҗәдә узар һәм алабугалыларның киләсе ел уңышы мул булырына ышанычы артыр. Ә бүген сезне, хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары, чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм! Хезмәтегез, тармакны үстерүгә бәяләп бетергесез өлешегез, җирне яратуыгыз һәм тугрылыгыгыз алдында баш иям. Сезнең җиңел булмаган, әмма мактаулы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм бәхет телим! Һәр гаиләдә һәрчак муллык, җитеш тормыш, бердәмлек, җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрсен!"- дип тәбрикләде район башлыгы тантана кунакларын.

Авыл хуҗалыгы уңганнары көне ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Алабуга районында исә "Уңыш бәйрәме" гадәт буенча урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә, бу вакытта инде хактан да авыл хуҗалыгы эшләренә йомгак ясарга мөмкин. Ә нәтиҗәләр бер дә начар түгел: күп кенә күрсәткечләр буенча быелгы ел былтыргыга караганда яхшырак булган. Мәсәлән, кыенлыкларга карамастан, бөртекле культураларның үстерелгән барлык уңышы үз вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алынды, яшелчәләр уңышы да куандыра, җитәрлек терлек азыгы һәм сенаж әзерләнде.

Район буенча тулаем 59,8 мең тонна бөртек суктырылды, бу - узган елгыга караганда 20 мең тоннага күбрәк. Уңышның уртача чыгышы да 2013 ел белән чагыштырганда 7 центнерга югарырак һәм чәчүлекләрнең бер гектарына уртача 21 центнер тәшкил итте. Бу юнәлештә "Яңа Юраш", "Яшь көч» агрофирмалары һәм "Башак" СПКсы алдынгылар булды.

Район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Район буенча тулаем 24 мең тонна азык берәмлеге тупас һәм сусыл азык тупланды. Былтыргы белән чагыштырганда бу - 7,5 %ка күбрәк. Шул исәптән 25 мең тонна силос, 47 мең тонна сенаж, 11 мең тонна печән һәм 8 мең тонна салам кышкы саклауга куелды. "Нократ таңнары", "Морт" һәм "Якты үзән" хуҗалыкларының терлекләрне алда торган кышлату чорына мал азыгы белән тәэмин итүдә күрсәткечләре югары.

Терлекчеләр дә үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар. Дөрес, бу тармакта проблемалар да хәтсез, ферма хезмәтчәннәре терлекчелек продуктларын җитештерүне арттырырга омтылалар. Агымдагы елның 10 аенда район хуҗалыкларында 16 245 тонна сөт һәм 1 854 тонна ит җитештерелгән, эшкәртүче предприятиеләргә 14 702 тонна сөт һәм 1 532 тонна ит сатылган. "Башак", "Яшь көч», «Яңа Юраш", "Якты үзән" һәм "Морт" хуҗалыклары терлекчеләре гадәттәгечә югары күрсәткечләргә ия.
Бүген "Уңыш бәйрәме"ндә авыл хуҗалыгының 40 алдынгысына һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыгы Геннадий Емельяновның, шулай ук АМРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы алдынгылары өчен шулай ук концерт программасы әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев