Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Борис Березовскийның IV Халыкара фестивале ачылды

Алабугада дүрт көн буена музыка хөкем сөрәчәк. Шәһәрдә бүген Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» фестивале башланды. Ул, гадәттәгечә, open-air форматында уза. 

Фестиваль сәгать 18 тулып 30 минутта башланып китте. Беренче кич бөек рус рәссамы Иван Шишкинның «Наратлы урманда кич» тематикасына багышланды.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев кунакларны сәламләде, башлап җибәрүчеләргә — Борис Березовскийга, Игорь Лерманга һәм Гөлзада Руденкога, шулай ук республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде. Ул фестиваль көннәрендә алабугалылар һәм кунакларның рәхәтләнеп музыка тыңлап, ял итүләрен теләде. 

— Кабат июль, Алабугада җәйге кичләр, гаҗәеп башкаручылар, гүзәл музыка. Иң мөһиме без мондый кичерешләрне Алабугада беренче тапкыр гына тоймыйбыз. Бүгенге кичтә «Афәрин» сүзе күп мәртәбәләр кабатланачак. Иң әһәмиятлесе: бу мәйданга карагыз әле, Европа форматы монда килеп җитәр дип уйламадык һәм бу музыка мәңгегә монда калачак, — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Бәйрәмгә җөмһүриятебез башлыгы ярдәмчесе Олеся Балтусова да килгән иде. Ул:
— Мин Россиядә һәм Татарстанда яшәвем белән бик бәхетлемен. Тагын бер ватаным — Алабуга. Әнием белән мин Борис Березовскийга рәхмәтлебез, чөнки биредә фестивальне дүртенче ел рәттән карыйбыз. Бу чын могҗиза һәм безнең өчен зур бүләк, барлык музыкантларга да рәхмәт, — дип белдерде.

Алабугалылар кунакның чыгышын күп тапкыр «Афәрин» сүзе белән алкышлаганны ишеткәннән соң, Борис Березовский киләсе елга «Браво» төркемен чакырырга тәкъдим итте. 

Шишкин буаларына җыелган халыкның игътибары сәхнәдә булды. Сибәли башлаган яңгырга да исләре китмәде. Якын-тирә шәһәр һәм авыллардан, читтән килгән кунаклар да шактый иде. Барысы да йотлыгып музыка тыңлады.

Дүрт көн дәвамында алабугалылар һәм шәһәр кунаклары саф һавада классик музыка белән хозурлана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев