Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел 23 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак

Бүгенгә Яшьләр урамындагы 10нчы йортта эшләр тулысынча төгәлләнгән.

Капиталь төзекләндерү кысаларында, быел 23 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак.

ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин әйтүенчә, аларда эш 23 процентка башкарылган.

— Йортларга капиталь ремонт программасын тормышка ашыруга финанслар күләме 154,6 миллион сум тәшкил итә. 23 корылманың 16сында эш алып барыла инде. Эш төрләре гадәттәгечә: фасадны төзекләндереп тышлау, түбәләрне, инженер системаларын ремонтлау, лифт җиһазларын алыштыру. Бүгенгә Яшьләр урамындагы 10нчы йортта эшләр тулысынча төгәлләнгән. Биредә суүткәрә торган эчке инженер системалары алыштырылган. Программа кысаларында лифтлары алыштырылачак өч йорт та әзерлек дәрәҗәсендә диярлек. Болар Мәрҗани урамындагы 8, 28 һәм 30нчы йортлар, — ди Андрей Томилин.

Шул урамдагы 7нче йорт та быелгы программага кергән. Бүген анда кайнар һәм салкын су һәм фатирлардан су агызу челтәрен алыштыру тәмамланып килә. Шулай ук йортның тыштан ян кырларын сылап, тышлау эшенә керешкәннәр.

Быел, үткән елдагы кебек үк, йортларның тышын төзекләндерү һәм җылытуга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Төзүчеләр урамындагы 2 һәм 10нчы, Тынычлык прорспектындагы 7 һәм 8нче йортларда да шундый эш бара.

— Кагыйдә буларак, фасады җылытылган йортларда яшәүчеләр җылыту чорында 1200 сумнан артык акчаны янга калдыра, — дип сөйләде Андрей Томилин.

Төзүчеләр урамындагы йортларның тышкы як төсе буенча тәкъдим ителгән өч варианттан социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән берсе сайланды.
Моннан тыш, шәһәрнең тарихи өлешендә өч күп фатирлы йортка ремонт булачак. Берсе — Олы Покров урамындагы мәдәни мирас объекты булган 11нче йорт. Гомумән алганда, торак фондын төзекләндерү эшләрен 1 сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев