Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел 236 шикле машина йөртүче тоткарланган

Алар транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Бу елның 8 аенда Алабуга ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүнең 236 очрагын ачыклаган. Исерек хәлдә руль артына утырган өчен автомобильчеләргә 1,5 елдан 2 елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, өстәвенә 30 мең сум күләмендә административ штраф салына. 
Аларның 38е кабат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән. Моның өчен Җинаять кодексының 264.1 маддәсе каралган.
Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле вәзгыять катлаулы булып кала, чөнки мондый машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев