Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өч ел элек 8 яшьлек кызны көчләгән кешене тоткарлаганнар (+видео)

Алабугада полиция хезмәткәрләре 67 яшьлек җирле ир-атны тоткарлаган. Тоткарланучы үз гаебен тулысынча таныган.

2013 елда икенче сыйныфта укучы кыз баланы мыскыл иткән кеше җинаятьне ни рәвешле кылуын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. 8 яшьлек кыз балага ул 19 февральдә, 4 нче гимназиядән ерак түгел урында һөҗүм иткән - кызның укудан кайтып торуын көтеп торган һәм чокырлы урынга алып кереп мыскыл иткән, аннары качып киткән.
Исегезгә төшерәбез: өч сәгатьләп аңсыз яткан кыз баланы үтеп баручы ике егет табып алган һәм хастаханәгә алып килгән иде. Ничек кенә тырышсалар да, ул вакытта җинаятьчене "кайнар эздән" тота алмадылар. Фотороботы төзелгәннән соң аны Татарстан гына түгел, ил буенча эзләделәр, дип яза intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев