Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада COVID-19 белән авыручыларны кабул итү өчен госпиталь ачылды

Алабугада бу атна башында коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен госпиталь эшли башлады.

Бу хакта район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина сөйләде, ул — коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оперштаб җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, госпиталь Алабуга бала тудыру йорты базасында урнашкан һәм 80 кешегә исәпләнгән. Исегезгә төшерәбез, 9 июньгә Алабугада коронавирус инфекциясенең 52 очрагы рәсми рәвештә расланган.
«Безнең республикада вәзгыять тотрыкланды. Тик, кискен үсеш булмаса да, яңа очраклар көн саен ачыклана. Шуңа күрә сәламәтлек саклау министрлыгы Алабугада COVID-19 белән авыручыларны кабул итү госпитален оештыру турында карар кабул итте. Мондый карар Чаллыдагы хастаханәләрнең инде тулы булуына бәйле рәвештә кабул ителде.
Госпиталь шул исәптән Яр Чаллыдан килгән авыруларны да кабул итәчәк, аларны махсус машиналарда китерәчәкләр. Маршрут инде салынган. Зөлфия Сөнгатуллина Алабуга госпиталенең авыруның кискен формасы күзәтелгән пациентларны кабул итмәячәген ассызыклады. Нигездә, җирле госпиталь хәлләре уртача авырлыкта булган авыруларны дәвалауга исәпләнгән — коронавирус инфекциясенең җиңел формалары, кагыйдә буларак, өйдә дәвалана», ди коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе.
«Эш өчен шартлар тудырабыз. Бу җиңел түгел, шул исәптән мораль яктан да. Шуңа күрә мин алабугалылардан медицина хезмәткәрләре эшенә, шулай ук инфекция йоктырган кешеләргә аңлап карауларын үтенәм. Мондый хәл теләсә кем белән булырга мөмкин, аннан беркем дә сакланмаган. Предприятиеләребезгә, «Алабуга» МИЗына рәхмәт белдерәсем килә. Шушы көннәрдә генә без резидентларның җитәкчелеге белән аралаштык, алар җиһазлар һәм махсус кием белән ярдәм итәргә әзер. Берничә көн элек хастаханәгә безнең медицина хезмәткәрләре өчен 100 данә күп тапкыр кулланыла торган костюмнар тапшырдылар инде».
Госпиталь белән Алабуга районының баш эпидемиологы Азат Гайсин җитәкчелек итәчәк. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә госпиталь авыруларны кабул итүгә әзер, җиһазлар кайтарылган. Элек Алабуга бала тудыру йорты базасында авыруларны кабул иткән бүлекләргә килгәндә, алар вакытлыча күчереләчәк.
«Хатын-кызлар консультациясе дерматовенерология бинасына, балалар бүлеге — хирургия бүлегенә, гинекология бүлеге Үзәк район хастаханәсенең төп бинасына күчте. Бала табачак хатын-кызлар һәм йөклелекләре авыр узучы хатын-кызлар йә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә, йә Казанга, республика клиник хастаханәсенә юнәлтеләчәк».
8 июньгә Алабугада референс-үзәк тарафыннан коронавирус инфекциясенең 43 очрагы расланган. Гомумшәһәр планеркасында коронавирус белән авыручылар саны турында мәгълүматны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең Алабуга территориаль бүлеге башлыгы Роза Салихова җиткерде. Аның сүзләренә караганда, пандемия башланганнан алып Алабугада медицина күзәтүе астына 1224 кеше алынган. Шуларның 1150се медицина күзәтүеннән төшерелгән. Хәзер 73 кеше күзәтүе астында кала, шуларның 7се — башка төбәкләрдән килүчеләр. Алар өчен изоляцияләнү мәҗбүри түгел — хәзер бу чит илдән килгән кешеләргә генә кагыла, дип билгеләп үтте Роза Салихова.
Оператив штаб җитәкчесе билгеләп үткәнчә, коронавирус белән бәйле вәзгыять алабугалыларның мәдәни-массакүләм тормышына да йогынты ясаган. Мәсәлән, Россия Президенты тарафыннан 24 июньгә билгеләнгән Җиңү Парады бары тик зур шәһәрләрдә генә үткәреләчәк. Татарстанда бу — Казан шәһәре. Калганнарга бу көнне өйдә калырга киңәш ителә. Мондый мөмкинлек бар — бу көн ял көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев