Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада фейерверкларны ике мәйданчыкта гына җибәрергә мөмкин

Хлопушкалар, петардалар, бенгаль утлары... Бу яңа ел атрибутикасын куллануның закон тарафыннан җайга салынуы хакында күпләр белми дә.

Ә шул ук вакытта пиротехник эшләнмәләрне бары тик махсус кибетләрдә генә сату рөхсәт ителә, аларны базарларда һәм урамнарда сату, хәтта товарга документлар булган очракта да, тыелган, ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре.

Кулланучыларның да үз чикләүләре бар. Шулай итеп, пиротехника куллану (хлопушка һәм бенгаль утлары кебек гади булганнарыннан кала. – Авт. иск.) быел алабугалыларга бары ике урында гына рөхсәт ителә. Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Евгений Нагорных хәбәр итте.

– Алабуганың Шишкин буаларында һәм Әйләнеч шоссесы урамындагы 35нче йорт янында урнашкан футбол мәйданчыгында гына төрле рим шәмнәре, ракеталар, салютлар һәм башка пиротехник эшләнмәләрне җибәрергә мөмкин. Бу – гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия карары. Өстәвенә, без һәр авыл җирлегендә пиротехника җибәрү өчен зур булмаган мәйданчыклар булдырдык. Карарны үтәмәгән өчен хокук бозучыларга штраф яный. Әйтик, узган ел пиротехника белән бәйле 11 хокук бозу очрагы ачыкланган, ә ике административ материал сәүдә кагыйдәләрен бозу буенча төзелгән.

Хокук бозучыларның барысы да акча белән җәзаланды, ди Евгений Нагорных. Беренче очракта хокук бозучыларга 2шәр мең сум штраф салсалар, сәүдә нокталары хуҗалары казнага 15әр мең сум акча түләгән.

Хәзерге вакытта Алабуга территориясендә пиротехника сату буенча рәсми рәвештә 6 объект эшли, дип хәбәр итте Евгений Нагорных. Аларның барысы да 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге ягыннан гына түгел, полиция бүлеге ягыннан да тикшереләчәк. Республикада бу вакытта “Пиротехника” оператив-профилактик операциясе узачак. Элегрәк билгеләп үткәнебезчә, тикшерүләргә эшкуарлар гына түгел, ә халык үзе дә дучар булачак. Моның өчен янгын сүндерүчеләр полиция хезмәткәрләре белән берлектә пиротехниканы законсыз куллану фактларын ачыклау буенча көн саен кичке рейдлар оештыра.

Хәер, бу үзенчәлекле товарга ихтыяҗ декабрьнең соңгы көннәрендә генә килеп туа, дип сөйли пиротехника белән сәүдә итүче эшмәкәр Максим Сарсадских.

– Бездә менталитет шундый: алдан ук сатып алучылар аз, аның каравы, бәйрәм көннәре килеп җиткәч, теләүчеләр бик күп, шуңа күрә кайвакыт барысына да хезмәт күрсәтергә җитешә алмыйбыз. Елның соңгы көнендә гадәттә кичке унга кадәр сәүдә итәбез.

Максим Сарсадский пиротехника сату белән 6 ел шөгыльләнә инде. Аның сүзләренә караганда, алабугалылар нәкъ менә салютлар белән аеруча кызыксына. Безнең материал герое төрле тикшерүләргә күнеккән, аларга алдан әзерләнә. Эшләү дәверендә Максим Сарсадских тикшерүчеләрнең барлык таләпләрен өйрәнгән һәм аларны, икеләнмичә, үзе дә әйтеп бирә ала.

– Сәүдә ноктасында, һичшиксез, ут сүндергечләр, янгын сигнализациясе булырга тиеш. Пиротехника сатучы барлык хезмәткәрләр дә боларны белергә, махсус өйрәтелгән булырга тиеш. Шулай ук, сатып алучыларның пиротехниканы сатучы контроленнән башка тотып, ачып кару мөмкинлеге дә булырга тиеш түгел.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре шуны искәртә: шәхси затлар өчен рөхсәт ителмәгән урыннарда пиротехника кулланган өчен штраф күләме – 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 15тән 30 мең сумга кадәр. Юридик зат буларак теркәлмәгән килеш эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, ә менә юридик затлар өчен штраф күләме 200 мең сумнан алып 400 мең сумга кадәр җитә.

Пиротехниканы куркынычсыз куллануның төп кагыйдәләре:

1. Эшләтеп җибәрү алдыннан күрсәтмәләрне җентекләп карап чыгыгыз.

2. Фейерверкларны тамашачылар ягына шаяртып та җибәрергә ярамый.

3. Кешеләргә һәм хайваннарга янган петардаларны ташламагыз.

4. Балаларга петарда җибәрү тыела.

5. Янган петарданы кулда тотмагыз.

6. Петардаларны бары тик ачык һавада гына кулланыгыз.

7. Янган петардага 5-10 метрга якын килергә ярамый.

8. Аны яндырганнан соң кулда тотарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев