Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада халыкара мәктәп ачылды (+ фото)

Бүген Alabuga International School халыкара мәктәп һәм балалар бакчасында беренче дәресләр үткәрелде. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Мәктәп "Алабуга" махсус икътисади зонасыннан ерак түгел, "Өч аю" коттедж поселогында урнашкан. Әлеге бистә аренда торагы буларак, махсус икътисади зона резидентлары булган компанияләрдә эшләүче топ-менеджерлар һәм хезмәткәрләр өчен төзелде. Махсуслашкан мәктәп 350 укучыга исәпләнгән, аның янына 80 урынлык балалар бакчасы да кушып салынган.

Мәктәп директоры Дэвид О'Брайн сөйләгәнчә, беренче этапта мәктәп балалар бакчасы форматында эшләячәк: биредә 3-6 яшьлек 15 баладан торган 4 төркем булдырылган.

- Мәктәптә "Алабуга" махсус икътисади зонасында эшләүче чит ил хезмәткәрләренең балалары гына шөгыльләнер дип плналаштырылган иде. Соңрак без мәктәп ишекләрен башка балалар өчен дә ачарга булдык, - дип сөйләде безгә О'Брайн әфәнде.

Ул соңгы 10 елда Мәскәүдәге Британия халыкара мәктәбен җитәкләгән. Мәктәптә укулар "British National Curriculum" программасы буенча инглиз телендә алып барылачак. Мәктәп директоры сүзләре буенча, белем алуның беренче ике баскычында мәктәпнең 4 классында 60 бала белем алачак: бу - 3 яшьтән 5 яшькә һәм 5тән 7 яшькәчә булган балалар. Гыйнвар аенда ук 7-12 яшьлек сыйныфларга балалар җыю ниятләнә. Укыту инглиз телендә алып барылачак, ә белем алуның икенче елында предмет буларак рус теле кертеләчәк.

Өч укытучы - Великобритания һәм Төньяк Ирландия гражданнары, тагын бер мөгаллим Филиппиннан килгән. Яңа елдан соң биредә 10 укытучы булыр дип көтелә. Моннан тыш, бистәдә алар өчен махсус укытучылар йорты төзү дә каралган.

Проект буенча 4 мең кв. метрны тәшкил итәчәк мәктәп һәм балалар бакчасы өч этапта төзелә. Бүгенгә бары тик беренче һәм икенче этап кына тормышка ашырылу сәбәпле, мәктәп 100 баланы гына кабул итә ала, ә интернат 40 балага исәпләнгән. Мондый дәрәҗәдәге мәктәп-бакча төзелеше 200 миллион сумга төшкән.

Монда шулай ук укытучылар йорты, балалар мәйданчыгы, футбол, баскетбол, волейбол өчен ачык мәйданчык, теннис корты, ябык бассейн бар. Мәктәп янындагы территориядә бакча өчен участок та бүленгән. Анда биология һәм ботаника дәресләрен дә уздырырга мөмкин. Кунаклар өчен машина кую урыны да каралган.

Мәктәпне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР премьер-министры урынбасары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелган ата-аналарны, балаларны һәм мәктәп коллективын бәйрәм белән котлады.

- Бу - республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру юлында мөһим адым, - диде Президент. - Иң әһәмиятлесе, биредә мәктәп белән идарә итәрлек һәм эшләрлек лаеклы команда бар.

Киләчәктә Татарстанда башка шундый мәктәпләр барлыкка киләчәк, дип ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моңа җавап итеп, Дэвид О'Брайен мондый мәктәпнең төзелүе - республика өчен халыкара аренада иң яхшы презентация дип белдерде.

Мәктәп-бакчаны карап, балалар һәм ата-аналар белән аралашканнан соң, Президент һәм Геннадий Емельянов "Өч аю" коттедж поселогын карап чыкты. Монда ул "Кастамону" заводы директоры Али Кылыч гаиләсе арендага алып яши торган коттеджга кереп чыкты. Бистәдә барлыгы 40 коттедж бар, шуларның 4сендә "Алабуга" махсус икътисади зонасы хезмәткәрләре яши дә башлаган. Калганнары да якын арада гаиләләрне кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев