Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кайбер өйләрдә кайнар су булмау сәбәбен аңлаттылар

Шәһәрдә берьюлы берничә урында магистраль җылылык челтәрләрен алыштыру бара.

Алабугада берьюлы берничә урында магистраль җылылык челтәрләрен алыштыру барганга, кайбер күп катлы йортларда әлегә кайнар су юк.

− Майның 16сыннан 29ына кадәр бездә квартал һәм магистраль челтәрләрне су белән сынау үткәрелде, шул вакытта өзеклекләр юкка чыгарылды. Хәзер бер урында гына — Гыйззәт урамы буенча җитди эш калды. Шунлыктан 8нче микрорайонда яшәүчеләргә, Төзүчеләр урамындагы 23нче йорт, Нефтьчеләр проспекты буенча 49а, 60, 62, 64, 66, 68, Разведчиклар урамында 1, 3, 5, 7нче йортларга су бирү көнен 3 июньгә кадәр озайттык, − дип аңлатты Алабуга Җылылык челтәрләре предприятиесенең баш инженеры, башкаручы директор Сергей Проскин.

Калган − 5, 6, 8, 9, 11 микрорайоннарында, өлешчә 4нче микрорайонда (Мәрҗани 14, 16, 18, 22, 32, 30, 28, Әйләнеч шоссе 47, 49, 10нчы лицей, 35нче балалар бакчасы) кайнар су 7 июньдә генә биреләчәк.

Инвестиция программасы кысаларында төрле диаметрлы 1,6 километр челтәр алыштырылачак. Хәзер Яшьләр урамы буенча, «Надежда» машина кую урыны каршында, 4нче микрорайонда, Гыйззәт урамындагы квартал челтәреннән 9нчы ТТПга кадәр эш алып барыла.

− Челтәрләрне, беренче чиратта, файдалану вакыты чыкса алыштырабыз, икенчедән, сынау барышында өзеклекләр еш буламы, шуны карыйбыз. Без алыштыра торган торбаларның тышлавы бозылган инде, шуңа күрә өзеклектән башка, җылылык югалуы бар. Искеләре урынына заманча торбалар урнаштырабыз. Алар дымнан курыкмый, югары басымны күтәрә торган. Эш вакытлары да озынрак − 30-40 яшь. Җылылык челтәрләре андый торбаларны 2012 елдан файдалана, һәм алар куелган урыннарда аварияләр бер дә булмады диярлек, − ди Сергей Викторович.

Ул әлеге эшләрнең барысының да киләчәктә төзексезлекләр булмасынга үтәлүен билгеләп узды. Билгеле, кайнар су булмау уңайсыз, ләкин кешеләрнең күбесе хәлне аңлый, алар җәй буе сусыз утырганны хәтерли.

− Бер ай өйдә булмадык, кайтуыбызга, бар җир казылган. Уңайсыз булса да, торбаларны алыштырулары яхшы. Сбербанк бинасы янында һәрвакыт өзеклекләр булды, хәзер алай булмас дип өметләнәм. Бер генә теләк: эшчеләр үзләреннән соң урынны тәртиптә калдырсын иде, былтыр монда яңа асфальт салганнар иде бит, − ди Мәрҗани урамындагы йортларның берсендә яшәүче. 

Әйтергә кирәк, җәен кайбер йортларда кайнар су кыска вакытка туктатылрга мөмкин, чөнки Җылылык челтәрләре предприятиесе программасы буенча челтәрләр алыштырылачак, июльдә Нечаев урамындагы 10нчы һәм 16нчы йортларда яшәүчеләр бер-ике көнгә кайнар сусыз калачак. Аларны 4/5 микрорайоны челтәренә кушачаклар. Хәзергә алар вакытлы схема буенча 4/1 микрорайоны челтәренә тоташтырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев