Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, барлык катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Бүген Хәтер мемориалына ветераннар, җитәкчеләр, мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларыннан кайтмаганнарны искә алу өчен җыелдылар.

Җыелганнарга Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул, без барыбыз да Ватаныбызны саклаган геройларның батырлыгын хәтердә тотарга һәм алар турында истәлекләрне балалар һәм оныкларга тапшырырга тиеш, дип билгеләп үтте. 

Митингта шулай ук ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов һәм хәрби комиссар Николай Битюков катнашты.

— 81 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Бәла һәр гаиләгә килде. Хәрби комиссариатның төп бурычы халыкны мобилизацияләү иде. Сугыш башланган беренче көннәрдә, 24 июньдә, гаскәрләргә 298 кеше озатылган. Районда гомуми әзерлек башланды. Атучы, снайпер, пулеметчик, медик һәм элемтәчеләрне әзерләделәр. Сугыш елларында хәрби комиссариат тарафыннан 11 меңнән артык кеше фронтка озатыла. Җиңү бик кыйммәтле булды, — диде Николай Битюков.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, барлык катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев