Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Хәтер шәме» акциясе узды

Полиция хезмәткәрләре һәм Иҗтимагый совет әгъзалары «Хәтер шәме» акциясендә катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары һәм Алабуга суворов хәрби училищесы курсантлары белән берлектә «Хәтер шәме» — «Свеча памяти» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Тәртип сакчылары Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган батырлар истәлегенә шәмнәр кабызды. Полиция хезмәткәрләре һәм акциядә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә баш иеп, «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында кабызылган шәмнәр урнаштырды һәм һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев