Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә тагын 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 103 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 25 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 47, Чаллыда — 24, Түбән Камада — 8, Яшел Үзәндә — 6, Тукай районында — 4, Лениногорск һәм Чистайда — өчешәр,Чирмешәндә — 2, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

14 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 239 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 882 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 39 кеше.

Барлыгы 1 171 872 кешегә прививка ясалган. Шулардан 974 713 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев