Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мәдәни-массакүләм чараларны гамәлдән чыгардылар

15 апрельгә кадәр шәһәрнең мәдәни учреждениеләрендә чаралар үткәрелмәячәк.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять алабугалыларның мәдәни тормышына да тәэсир итә. Мәсәлән, 18 мартта булырга тиешле Ришат Төхвәтуллин концерты 28 апрельгә кичектерелде. Ә шәһәр Мәдәният сарае мәйданчыгында үткәрелергә тиеш булган кораллар күргәзмәсе бөтенләй гамәлдән чыгарылды. Ситуациягә Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкүрова аңлатма бирә.

“13 мартта без ТР Министрлар Кабинетының эпидемиягә каршы санитар комиссиясе карарын алдык, ә 17 мартта РФ Мәдәният министрлыгыннан барлык мәдәни-массакүләм чараларны гамәлдән чыгару турында боерык килде. Аларны 50 кешегә кадәр булган төркемнәр өчен генә үткәрергә мөмкин. Барлык гастрольләр йә гамәлдән чыгарылган, йә соңрак вакытка күчерелгән. Билетларны Мәдәният йорты кассаларына кире тапшырырга һәм акчасын кайтарырга мөмкин. Әлбәттә, безнең өчен болар барысы да – көтелмәгән хәл. Хореография һәм иҗат коллективларында эшләүгә килгәндә, без әлегә алар өчен күпләп йөрүне туктатабыз, чөнки өстәмә белем бирү учреждениеләрендә (бу – сәнгать һәм музыка мәктәпләре), гомуми белем бирү мәктәпләрендәге кебек үк, 19 марттан язгы каникуллар башлана. Ә алар тәмамланганнан соң, 1 апрельдән без индивидуаль формада шөгыльләнә башлаячакбыз. Бу ни дигән сүз соң? Солистлар белән, гадәттә, элегрәк тә аерым шөгыльләнә идек, ә зур иҗат коллективларын хәзер зур булмаган берничә төркемгә бүлергә планлаштырабыз. Минемчә, бу вакытлыча чара, һәм ул ата-аналар тарафыннан нормаль кабул ителәчәк. Әлегә чикләү датасы 15 апрельгә билгеләнгән, ә аннары ни буласын әлегә әйтүе кыен. Карарбыз. Гадәти режимда эшләячәк бердәнбер учреждение – китапханә. Әлбәттә, мәдәни-массакүләм чаралар анда да гамәлдән чыгарылачак. Тик уку өчен китап алырга килергә мөмкин һәм кирәктер дә, мөгаен. Шулай ук “Иллюзион” кинотеатрында фильмнар, Үзәк китапханәдә виртуаль концертлар күрсәтү вакытлыча туктатылды. Гомумән, карантин – китап сөючеләр һәм нинди дә булса фәнни эш, мәкаләләр, рефератлар язучылар өчен өстәмә мөмкинлек, дип саныйм. Ә калганнарга альтернатива рәвешендә без, мәдәният хезмәткәрләре, интернет аша виртуаль концерт залын карарга, яки Эрмитажга экскурсиягә “барырга”, я булмаса Мәскәүдә берәр курчак театрында “булып кайтырга” тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев