Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Мәхмүтов укулары» башланды

Чара ике көн дәвам итәчәк.

Бүген КФУның Алабуга институтында «VIII Мәхмүтов укулары. Европа киңлегендә төбәк һөнәри белем бирү системасы интеграциясе» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Быел конференция 27-28 сентябрьдә үтә. 
Мәхмүтов укулары уникаль кешенең иҗади мирасына һәм идеяләрен үстерүгә, педагог, белем бирүне оештыручы, көнчыгыш фәннәрен өйрәнүче, Россия Мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе академигы Мирза Мәхмүтовка багышланган.
Пленар утырыш алдыннан бүләкләүләр дә булды. Аларны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон тапшырды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Алевтина Сафронова бүләкләнде.

Ирина Михайлова һәм Ирина Быстровага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.


Ике көнлек программа пленар утырыш белән ачылды, анда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко һәм башка күренекле кунаклар катнашты. Конференциягә онлайн реҗимда да кушылырга була иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев