Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада “Мәрхәмәтлелек планетасы” оешмасы битлек һәм костюмнар тегүне оештырды

Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре өчен меңнән артык костюм тегелгән.

“Мәрхәмәтлелек планетасы” яшьләр һәм инвалид балалар төбәк иҗтимагый оешмасы битлек һәм костюмнар тегүне оештырды.

Эшнең нәрсәдән башланып китүе, саклагыч чараларны тегүгә кем алынганлыгы һәм тегү производствосы масштабы турында иҗтимагый оешма рәисе Таңсылу Хөснуллина сөйләде.

– Коронавирус инфекциясе таралуы белән бәйле эпидемиологик хәл аркасында, шәһәр җитәкчелеге оешмабызга битлекләр тегүне оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Без шунда ук берләштек һәм тегәргә тотындык – мондый вакытта читтә калмаячакбыз, шәһәребезгә ярдәм итәчәкбез, дигән карарга килдек. Янымда искиткеч мәрхәмәтле һәм талантлы кешеләр, бу турыда һәрвакыт әйтеп киләм. Нибары бер сәгатьтән бригада төзелгән иде инде. Безгә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дә кушылды, нигездә, бу – күп балалы әниләр. Башта үзебездә булган материалдан битлекләр тектек, шәһәр урамнарында аларны бушлай таратуны оештырдык, – ди Таңсылу Хөснуллина.

Саклагыч чараларга ихтыяҗ көннән-көн арта бару сәбәпле, муниципалитет “Мәрхәмәтлелек планетасы”на төрле хезмәтләр – хокук саклау органнары, медицина хезмәткәрләре, волонтерлар, башкарма комитет, “Төзекләндерү” МУП хезмәткәрләренә билгеләнгән битлекләр тегү өчен материал китергән. Аннан соң “планетачылар” шәһәр нефтьчеләре биргән материалдан саклагыч костюмнар да тегә башлаган.

– Көн саен кимендә 100 костюм тегү ихтыяҗы туды. Бер комплектка күлмәк, бахилы, чалбар, халат, капюшон, җиңсәләр, алъяпкыч керә. Шулай итеп, көтмәгәндә зур производство оештырдык. Үрнәк өчен безгә бер комплект алып килделәр, аның буенча өлгеләр ясадык. Үлчәме универсаль. 1000нән артык комплект тектек инде. Бүген материалның яңа партиясен көтәбез. Балаларыбыз да ярдәм итә, вак-төяк эшләрне башкаралар. Калган материаллардан битлек тегеп, аларны шәһәр урамнарында бушлай таратабыз, – дип өстәде Таңсылу Хөснуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев