Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пандемия белән бәйле рәвештә туристлар саны ике тапкыр кимегән

Борис Березовскийның open-air форматындагы “Алабугада җәйге кичләр” Халыкара музыка фестиваленә, Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестиваленә ким дигәндә 170 мең турист килүе көтелгән булган.

− Ә бит бу сезонга без ныклап әзерләнгән идек — шәхси инвестор һәм район җитәкчелеге ярдәме белән, ниһаять, капиталь причал файдалануга тапшырылды. Әмма беренче теплоходны без гадәттәгедән 2 айга соңрак кабул иттек, ә 2019 ел дәрәҗәсенә карата гомуми артта калу — 2,5 тапкыр, − дип сөйләде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең директоры урынбасары Александр Деготьков.
Әмма музей хезмәткәрләре үзизоляция чорында эшсез утырмаган − музей-күргәзмә объектларын һәм территорияләрне тәртипкә китергәннәр.
— Катгый чикләүләрне бетергәннән соң, без бик теләп туристларны кабул итә башладык һәм, моннан тыш, ике юбилей чарасын гамәлгә ашырырга ниятлибез. Беренчесе — заманча сәнгать буенча XV Халыкара арт-симпозиум. Инде 15 сентябрьдә үк безгә 15нче тапкыр 40 танылган рәссам киләчәк. Ә 26-27 сентябрьдә Мәскәүдә һәм Болшевода Цветаева музейларының традицион конференциясе узачак (Без үзебезнең X Цветаева укуларыннан баш тартырга мәҗбүр булдык). Нәкъ менә шушы көннәрдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Рәкыйп кызы М.И. Цветаева исемендәге Х әдәби премияне тапшырыр дип планлаштырыла. 
Ел дәвамында «Музей һәм мәктәп» программасы кысаларында балалар музейларга дәресләргә йөри. Александр Деготьков өлкәннәр арасында да шундый музей культурасы булдырырга тәкъдим итте. Чөнки аларның кайберләре музейда соңгы тапкыр өченче сыйныфта укыган вакытта ук, әле узган меңъеллыкта булуларын таный, ди ул.
− Безнең бүләк сертификатларыбыз да, эшче коллективлар өчен махсус тәкъдимнәребез дә бар. Иң мөһиме — җирле халыкны кече Ватаныбызның тарихын белүгә җәлеп итү. Бигрәк тә хәзер, эчке туризм популярлашкан вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев