Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмә узды

Район башлыгы Рөстәм Нуриев куелган бурычларның үз вакытында үтәлешенә игътибар итәргә кушты.

Район башлыгы шәһәрдәге күпер аша чыгу урыннары тирәсендә үлән һәм америка өрәңгесе үсентеләре турында үткән очрашу вакытында сүз булганлыгын, шуңа карамастан, әле дә тәртип урнаштырылмаганлыгын искәртте.

Тынычлык проспекты буенча урамны яктыртуны заманчалаштыру эше дә тоткарланып тора.

− Бүгенге эш темпларыгыз белән килешмим. Кабель дә салмагансыз, багана да утырта башламагансыз, анда берни дә эшләнми. Көн дә шул урамнан йөрим, һәм бер эшчене дә күрмим. Сезгә Төзүчеләр һәм Мәскәү урамнары һәм Тынычлык проспекты буенча эшне бетерергә кирәк, ә эш анда әле башланмаган да, − дип, район башлыгы «Барс» төзү компаниясе җитәкчесенә кисәтү ясады.

Шулай ук райондагы йортларга капиталь ремонт темплары турында да сөйләштеләр. Хәзергә башкарылган эшләрнең гомуми күләме 60 процент тәшкил итә.

Шәһәрнең Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендәге техниканың торышы турында аерым сүз булды. Автопаркта 26 берәмлек йөк һәм 3 берәмлек җиңел транспорт, 30 берәмлек кече механизация исәпләнә. Йөк транспортының өчесе төзекләндерелә. Рөстәм Нуриев әйтеп үткәнчә, бу хезмәт үз эшчәнлеген сәгать эшләве кебек оештырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев