Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы кыңгырау яңа форматта узачак

Быелгы чыгарылыш укучыларына “олы тормышка юллама” дистанцион рәвештә биреләчәк.

Коронавирус пандемиясе аркасында хәзерге вакытта соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү мөмкин түгел. Шуңа күрә мәгариф министрлыгы тәкъдиме буенча быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау онлайн форматында яңгыраячак. Бу хакта Алабуга районы Мәгариф идарәсе начальнигы Ривал Зарипов хәбәр итте.

– Бүгенге эпидемиологик вәзгыять аркасында һәм кешеләр күпләп җыелуга юл куймас өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен виртуаль рәвештә үткәрергә тәкъдим итте. Хәзер без аларны үткәрү вариантларын уйлыйбыз. Мөгаен, бу укытучылардан, мәктәп һәм шәһәр җитәкчелегеннән быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди дә булса видеомөрәҗәгатьләр булыр. Әлбәттә, бу – иң яхшы вариант түгел, әмма башка чыгу юлы юк.

Исегезгә төшерәбез, 1-8 сыйныфларда белем алучы укучылар өчен уку елы 23 майда тәмамланачак. Өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне 30нчы май булачак. Бүген Алабугада дистанцион рәвештә 9 651 укучы белем ала. Аларның 851е – 9нчы һәм 390ы – 11нче сыйныф укучылары. Әмма быел чыгарылыш кичәләреннән алар гына түгел, ә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчалары белән саубуллашучылар да мәхрүм калачак, дип өстәде Ривал Зарипов.

Хәзерге вакытта балалар бакчаларыннан чыгарылучылар юк та диярлек. Эш шунда, Алабуга балалар бакчалары пандемия белән бәйле рәвештә кизү тору төркемнәре эш форматына күчкәч, күп кенә ата-аналар балаларын бакчалардан вакытыннан алда алып китте. Күрәсең, апрель аенда бакчалар эшләмәгәнлектән, ә май аенда инде эш көннәре гадәттәгедән кимрәк тә булгач, документларны алып, бакчадан китү кулайрак дип санаганнар. Шуңа күрә балалар бакчалары буенча чыгарылыш кичәләре булмаячак дип ышанып әйтә алам.

Мәктәп яны лагерьлары эше белән бәйле вәзгыятьне исә Ривал Зарипов уңай яктан шәрехләде. Аның сүзләренә караганда, быел аларның эше июнь аеннан август аена күчереләчәк. Моннан тыш, 21 көн дәвам итә торган бер смена урынына 14 көнлек ике сменаны оештыру мәсьәләсе хәл ителә. Бу мөмкин кадәр күбрәк балаларны кабул итәр өчен эшләнә, дип нәтиҗә ясады Мәгариф идарәсе начальнигы.

Фото: редакция архивыннан, 2019 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев