Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлектә ике кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда кичә COVID-19 йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 10 кеше хастаханәгә озатылган, 43 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 16, Чаллыда — 12, Алексеевск, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында — өчешәр, Әлмәт, Алабуга районнарында — икешәр, Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

2 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 032 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 289 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 6 кеше.

Барлыгы 831 224 кешегә прививка ясалган. Шулардан 620 445 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев