Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлектә тагын ике кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 39 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 22, Чаллыда — 10, Яшел Үзәндә — 7, Тукай районында — 6, Алабуга һәм Мөслим районында — 2шәр, Биектау, Зәй, Лаеш районнарында берешәр очрак ачыкланган.

22 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 23 465 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 903 кеше савыккан, узган тәүлектә — 44 кеше.

Барлыгы 748 029 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 510 152 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев