Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сугышта катнашучылар санаторийларга бушлай юлламалар белән тәэмин ителә

Моның инициаторы – Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев.

Юлламалар җирле бюджет, “Кама буе нефте” нефть-газ чыгару идарәсе һәм “Эссен Продакшн АГ” предприятиеләре хисабына сатып алынды. Алабуга халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә районда барлыгы 28 сугыш ветераны яши, аларның сигезе шифаханәдә ял итәргә теләк белдергән. Сүз уңаеннан, бүген анда Евдокия Чувашова ял итә. “Миңа монда барысы да бик ошый, тәмле итеп ашаталар, төрле процедуралар үткәрәләр. Соңгы тапкыр санаторийда Яр Чаллыда булган идем, аннан соң инде бик күп вакыт узды, шуңа күрә мондый мөмкинлек тууына бик шатмын”, – ди ветеран.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев