Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын 3 кешенең COVID-19 белән авыруы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә 60 кеше коронавирус йоктырган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 60 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 24 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 20, Чаллыда — 12, Тукай районында — 6, Нурлатта — 4, Әлмәт һәм Алабуга районнарында — өчешәр, Актаныш, Лениногорск һәм Түбән Камада — 2шәр, Аксубай, Зәй, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба һәм Чистай районнарында берешәр очрак ачыкланган.

28 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 26 942 очрагы расланган.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 163 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.

Барлыгы 1 080 174 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 947 523 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев