Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган атнада 200дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан

Прививка ясау кампаниясе вакытында барлыгы 1762 алабугалы вакциналаштырылды.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада тагын 200 дән артык алабугалы короновирус инфекциясеннән прививка ясаткан.

Шулардан 96 кеше привиканың 1нче этабын ясатса, 105 кеше икенче тапкыр вакцинация үткән.

Прививка ясау кампаниясе вакытында барлыгы 1762 алабугалы вакциналаштырылды. Тагын 200 кеше прививка ясатуга чиратта тора.

Апрель аенда «Спутник V» вакциналарының яңа партиясе килүе көтелә һәм көненә 600 кешегә прививка ясау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, прививканы көтү битенә 4-41-08 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев