Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган атнада 371 кеше ОРВИ белән авырган

16 марттан 22 мартка кадәр Алабуга районында кискен респиратор вирус инфекцияләре белән 371 кеше авырган.

Авырулар арасыннан 296сы – 14 яшькә кадәрге балалар. Шуларның 12се хастаханәгә салынган. Грипп һәм ОРВИ буенча эпидемия бусагасы узылмаган.

Алабуга медиклары индивидуаль профилактика кагыйдәләре турында искә төшерә:

- теләсә кайсы җәмәгать урыннарыннан соң кулларыгызны сабынлап әйбәтләп юыгыз;

- юылмаган кул белән йөзегезгә һәм күзегезгә кагылмагыз;

- уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз;

-  эштә һәм өйдә бүлмәләрне ешрак җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез;

- көн саен душка керегез, чәчләрегезне юыгыз. Чәчне җыеп йөрүгә өстенлек бирегез (туздырылган чәчләр биткә ешрак кагылып, инфекция куркынычын арттыра).

- көн дәвамында агынты су белән йөзегезне һәм борын юлларын 3-4 тапкыр юыгыз;

- кул биреп исәнләшүдән тыелып торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев