Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ярты елда 9 йөртүчене кулга алганнар

Аларга 15 тәүлек арест билгеләнгән. 

Алабуга автоинспекторлары закон белән билгеләнгән вакытта штраф түләмәүче йөртүчеләрне ачыклый. Кулга алынган 9 йөртүчене 15 тәүлеккә утыртканнар.

Соңгы ярты елда шундый 84 тәртип бозу ачыкланган. Түләмәүчеләргә икеләтә күләмдә 50 штраф салынган. 16 эш каралуда.

Россия ЭЭМ ның Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Руслан Харисов сөйләвенчә, ике ай дәвамында билгеләнгән штраф түләнмәсә, полиция хезмәткәрләре РФ АХ Кодексының 20.25 маддәсе буенча беркетмә төзергә хокуклы. Әлеге маддә нигезендә түләнмәгән штрафның икеләтә күләме хәтле административ штраф яисә 15 тәүлеккә кулга алу һәм мәҗбүри эшләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев