Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшь рәссамнарның «BASHNYA» IV Халыкара иҗат лабораториясе ачылды

Быелгы иҗат лабораториясенең темасы − «Туган йорт җылысы».

Бу атна башында «Туган йорт җылысы» темасына яшь рәссамнарның «BASHNYA» IV Халыкара иҗат лабораториясе ачылды.
Быел иҗади лаборатория дүртенче тапкыр уза. Ачылу тантанасында билгеләп үтүләренчә, шул вакыт эчендә анда барлыгы 68 кеше катнашкан. Быел да аңа бөтен Россиядән һәм Төркиядән килгән егетләр һәм кызлар җыелды.

− Бу ун көн бик нәтиҗәле, матур үтәр һәм озакка истә калыр дип өметләнәм. Алабуга шәһәре һәрвакыт иҗади кешеләргә шат, чөнки нәкъ менә биредә безнең бөек рәссам Иван Иванович Шишкин туган. Һәр кеше бу гаҗәеп шәхеснең туган ягында булырга тиеш дип уйлыйм. Бүген бездә Төркия студентлары кунакта. Минемчә, сез, һичшиксез, дуслашырга һәм һәм бу дуслыкны гомер буе алып барырга тиеш. Бу без Алабуга җирендә үзебез өчен куйган төп максат, − диде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге директоры Гөлзада Руденко.

Быелгы иҗат лабораториясенең темасы − «Туган йорт җылысы». Ул берничә атна элек безнең шәһәрдә узган Халыкара арт-симпозиум принцибын кабатлый.

− Яшь рәссамнарның «BASHNYA» IV Халыкара иҗат лабораториясендә тәүге катнашуым. Күптән түгел генә үткән Халыкара арт-симпозиумда да беренче тапкыр булдым. Аннары монда катнашып карарга тәкъдим иткәч, шатланып ризалаштым. Мин графика эшенә керештем. Моңа мине Чиләбедәге фатирыбыз илһамландырды. Анда безнең тәрәзәләрдә декор, бәйләнгән атлар, вазалар һәм башкалар урын алган. Мин моны үз эшемдә күрсәтәчәкмен дә, − дип сөйләде Дмитрий Хворостовский исемендәге Красноярск дәүләт сәнгать институты студенты Дарья Серова.

Рәссамнар Заманча этносәнгать музееның икенче катында урнашкан, анда алар эскизлар ясау белән мәшгуль иде, проект җитәкчеләре үз чиратында аларга үз киңәшләрен бирә.

− Катнашучылар хәзер эскизлар эшли. Аннары без фикер алышып, уңышлы композицияләрне сайлаячакбыз. Моннан тыш, без хезмәттәшем Олег Юдин белән конгрев һәм кайнар эмаль буенча мастер-класслар үткәрәчәкбез, − дип фикерен уртаклашты Уфадан килгән рәссам Салават Гыйләҗетдинов.
Виктория Панина бу иҗат лабораториясендә шулай ук беренче тапкыр катнаша. Ул батик техникасында нәфис чәчәкләр һәм кошлар сурәтләп, тукымада картина ясый башлаган.

− Батик белән эшләргә Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясендә өйрәндем, мин шунда белем алам. Биредә үз иҗади үзенчәлегеңне күрсәтергә мөмкин. Шул ук вакытта яңа белем, күнекмәләр алу мөмкинлеге дә бар. Башка рәссамнар белән аралаша алу мөмкинлеге дә илһамландыра. Бу файдалы һәм кирәк, чөнки һәрвакытта да сәнгатьнең башка төрләре белән танышасы килә, − дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Виктория Панина.

Шулай итеп, яшь рәссамнар ун көн буе Алабуга, шәһәр тарихы һәм табигате белән илһамланып, рәсемнәр ясаячак, мастер-классларда катнашып, башка сәнгать төрләре белән танышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев